Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Туберкулезны бүгенге көндә дә җиңә алмыйлар

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән ел саен 24 мартта билгеләп үтелә.

Бу көн 1982 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һәм туберкулез һәм үпкә авыруларына каршы Халыкара көрәш берлеге карары белән гамәлгә куелган һәм туберкулезны ачучы-Кох таякчыгы ачылуга 100 ел тулуга багышланган. Нәкъ менә 24 мартта 1882 елда алман микробиологы Роберт Кох үзенең ачышын ясый.

Туберкулез - ул еш кына үпкәләрне зарарлаучы микробактерия белән барлыкка килгән йогышлы авыру. Туберкулезның үпкә формасыннан тыш, лимфатик системаның, сөякләрнең, буыннарның, сидек органнарының, тире, күзләрнең, нерв системасының үпкәләнүе очрый.

Туберкулезны әлегә кадәр җиңә алмаганнар. Дәвалау булмаганда, авыру көчәя һәм үлем белән тәмамлана.

Йогышны тапшыру юллары:
- һава-тамчы-ютәл, төчкерү, сөйләшкәндә вак тамчылар составында.
- элемтә юлы белән - көнкүреш-авыру кулланган әйберләр аша
- азык-төлек, авыру сыер сөте, йомырка аша

Туберкулез йоктыруның риск төркемендә кече яшьтәге балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, СПИД белән авыручы һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләр, җитәрлек дәрәҗәдә тукланмаган, еш кына суыкта булган кешеләр, начар җылытыла  һәм җилләми торган биналарда яшәүче кешеләр.

Профилактика:
Балаларда туберкулезны профилактикалауның төп ысулы булып БЦЖ прививкасы тора, аны бала тормышының беренче 3-7 көнендә бала тудыру йортында үткәрәләр. Ел саен, инфекцияне иртә ачыклау максаты белән, балаларга Манту сынавы үткәрәләр.

Ел саен диспансер күзәтүе һәм авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау (флюорография) олы яшьтәге туберкулезны профилактикалау булып тора.

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, тулы кыйммәтле туклану, физик активлык, саф һавада булу, теләсә нинди авыруларны вакытында дәвалау, стрессларга каршы көрәш, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү туберкулезны профилактикалауда зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев