Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Туган җирнең асыл заты ул

ТАССРның атказанган артисты, данлыклы Кәрим Тинчурин театрында эшләгән чорында 70тән артык образ тудырган актриса – Назлыгөл апа Латыйпованың тууына 100 ел тулды.

 Кеше китә –җыры кала, диләр. Минемчә, җыры белән бергә кешенең исеме, язмышы, кылган гамәлләре дә кала. Ул гамәлләр нинди, исеме яхшы яктан, әллә начар яктан искә алынамы – әнә шунысы гына аерым мәгънәгә ия. 
Тик ни генә булмасын,  газиз анадай туган як үз баласын һәрвакыт кабул итәргә әзер. Чөнки яхшымы-яманмы, ул аны дөньяга китергән, үстергән, яшәргә көч биргән урын. Адәм баласы нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, нинди зур урыннарны яуласа да – соңгы тукталышын бары тик үз туган җирендә ясау турында хыяллана, соңгы теләген дә шуның белән бәйли. Яшьнәп яшәгән чагында бу хакта уйлый гына белмибез, шунысы  кызганыч.
Бар шундый шә­хесләр, кендек каны тамган җиргә гоме­ре буе тугры калып, аның исемен эш­ләгән эшләре, кыл­ган гамәлләре бе­лән данлаучылар. Наз­лыгөл апа нәкь менә шундыйлардан.
Мәңгәрләр хәтерлидер, исән чакта авылыбызда бик еш кунак иде ул. Кайчандыр, әнисе Мәрьям апаны  нәни Назлыгөл белән бергә  кечкенә генә, берьяклы өйләренә туганнары Шәрәфәт апа һәм авылда «Бакчачы» дигән аты чыккан Гарифҗан абый  сыендыралар. Табигатьнең гүзәл бер почмагында, төз каеннар, сылу миләшләр янында урнашкан, җәйләрен сандугач сайравы тынмаган, Гарифҗан абый нигез салган алма бакчасыннан инеш кенә аерып торган йортта үскән кызның танылган актриса булып китүенә аптырыйсы юк, минемчә. 
Ничек кенә булмасын, тормышның үз кануннары. Назлыгөл апа да яшьли шәһәргә чыгып китә. ФЗӨдә укый, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Сәләтле, ачык йөзле кызга тиз игьтибар итәләр, 25 яшендә инде ул Кәрим Тинчурин театрында эшли башлый. Искитмәле хәл, Назлыгөл апаның сөйләшү манерасы, чишмә челтерәведәй яңгыравык тавышы, аннан да бигрәк киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә әзер булуы  иҗатташ дусларының әле һаман да телендә. Актрисаның зур юбилее уңаеннан Олы Әтнә зиратында мәрхүмәнең каберенә кайтып баш игән бер төркем артистлар белән аралашканнан соң, мин әнә шуңа инандым. Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, танылган артистлар – Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Резеда Төхвәтуллина, Гүзәл Гарапшина, Люция Галләмова беравыздан якташыбызны бары җылы сүзләр белән генә искә алдылар. Авылыбыз хәзрәте Әмир мулла мәрхүмәнең рухына багышлап дога кылды. Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова исә Наз­лыгөл апаның Мәңгәрдә булган ва­кытта авыл яшьләре белән җы­елып куйган спектакльне өй­рәнүдә күрсәткән ярдәмен искә алып, югары кешелек сыйфатларына ия булуын ассызык­лады. 
Актрисаның театрда куйган рольләренә генә игьтибар итик. М. Фәйзинең “Галиябану”ында – Галиябану, А.Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”ендә – Галчиха, М. Горькийның “Мещаннар”ында – Акулина, Ш. Камалның  “Хаҗи әфәнде өйләнә”сендә – Яучы һәм башка бик күпләр. Болар барысы да Назлыгөл апаның күпкырлы таланты, осталыгы, тырышлыгы нәтиҗәсе. Ә мәкаләмне Татарстанның атказанган артисткасы Резеда Төхвәтуллинаның Назлыгөл апага багышлап әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Театрыбызны шушы көнгә китереп җиткергән, аны күтәргән Назлыгөл Латыйпова кебек шәхесләр булу нәтиҗәсендә без бүген дәрәҗәле, матур итеп, гөрләп эшләп, яшәп ятабыз. Чын күңелемнән куанып килдем бирегә. 
Артист кеше нәкъ менә аның кебек, хисле, чибәр, матур тавышлы булырга тиеш. 
Тыныч ятсын. Беребез дә мәңгелек түгел. Бүген аның хезмәттәшләре каберенә килеп дога кыла икән, димәк ул дөрестән дә, бик яхшы кеше булган, һәм шуның белән бик бәхетле дә”, – диде ул. Килешмичә мөмкин түгел. Чөнки ул безнең дә горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев