Тынгысыз, кыю кеше ул - әнием Гөлүсә
Минем әнием волонтер Мин язма эшемдә волонтерлык белән даими шөгыльләнүче, үземнең якын кешем- әнием турында язарга телим.
Үз-үземне белә башлаганнан бирле әниемнең гел кемгә дә булса ярдәмләшкәнен, авылыбыз чисталыгы өчен көрәшкәнен беләм мин. Әниемнең эш урыны авылның бер башында, ә яшәгән йортыбыз авылның икенче башында урнашкан. Кыш көннәрендә ул эшкә барганда яки кайтканда капка төбендә кар көрәп йөргән ялгыз өлкән кеше була икән, әнием аның яныннан исәнләшеп кенә узып китми, ә капка төпләрен, ишек алларын көрәп бирә. Кар күп явылган вакыт булса, эштән кайткач, көрәген алып, теге ялгыз өлкән кешегә әйтеп тә тормыйча, көрәп киткән чаклары да аз түгел. “Ай, балам, Әтнәгә бармый тормыйсың, менә миңа шушы даруларны алып кайтып бир әле?” – дип дару исемнәре язылган исемлекне алып, гозерен әйткән кешегә Әтнәгә барасы булмаса да, барып, даруларны алып кайтып та бирә.
2019 нчы елны дөнья буйлап пандемия атлаганда, әнием үзенең бер- кем дә мәҗбүриләмәгән волонтер икәнен тагын да танытты. Олы яшьтәге кешеләргә кибеттән товар ташу дисеңме, ул даруларны әйткән дә юк, документлар артыннан пенсия фондына барасы булган кешеләрне үз машинасы белән кирәк булса алып барды, үзе чишәрлек мәсьәлә булса, үзе хәл итеп кайтты.
Авылыбыз чишмәләрен генә алыйк. Алар күптән җимерек хәлдә иде. Әнием үз эшеннән тыш авыл җирлеге кушкан эшләрне дә, авыл хуҗалыгы кушкан эшләрне дә башкара, шуңа күрә кайсы яктан гына карасаң да, җирле түрәләргә сүзе үтә торган кеше. Ничә ел буена бер балык башын тукыса тукыды, авылыбызда җимерек кое һәм чишмәләргә зур итеп ремонтлар ясатуга иреште. Ремонт ясалгач, җан өргән кебек, кеше чишмәләргә йөри башлады. Бу эш билгеле әнием сөйләшеп кенә эшләнмәгәндер, махсус программалар ярдәмгә килгәндер, ләкин өлеше кергән икәнен генә әйтеп китәсем килә. Авылыбызда махсус программа буенча ике балалар мәйданчыгы төзелгән иде, аның үләннәрен әнием абыйларым белән берлектә чабып тора җәй айларында, билгеле кемдер кушып түгел, ә авылыбыз уртасындагы мәйданчыклар ташландыкка әйләнмәсен дип тырыша инде. Әле үлән генә түгел, көннәр буе мәйданчыкта уйнаган балалар тарафыннан ташланган чүпләр белән мәйданчык әйләнәсе көн саен диярлек тулып тора. Мәйданчык оешкан елларны әнием балаларга ватсаптагы авылдашлар төркеме аша мөрәҗәгать итеп, өмәләр оештыра иде. Балалар, шул исәптән мин дә, бу өмәләргә теләп йөри идек. Инде шул балалар арасында әниемнән күреп волонтерлык белән шөгыльләнүче минем кебекләр берничә булдык. Без хәзер өмә оештырганны да көтмибез, ә үзебез чүпләрне җыеп, мин өйдән алып килгән чүп капчыгына салабыз. Капчыкны җилдә очып китмәслек итеп урнаштырып, мәйданчыкта “тәрбия дәресләре” уздырып, кулдагы чүпне җиргә түгел, ә куелган махсус капчыкка салырга өндибез.
Әнием һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре якты яздан авыл чисталыгы өчен көрәшәләр. Урамнардан, юл кырыйларыннан чүпләр җыялар. Авылның аулак урыннарындагы, урам башларындагы үсеп утырган чүп үләннәрен чабалар.
Ә быел әнием үзебезнең урамдагы берничә хатын-кызны ияртеп, урамыбыз башында үсеп утырган агачлыр арасын җыештырдылар. Артыннан йөреп, махсус трактор куйдырып, чүпләрен үзләре төяп түктеләр. Яннарыннан: “Сезгә кирәкме инде бу?”- дип әйтеп узучыларга да игътибар итмичә, 3 көн эшләделәр. Авылыбыз күмәк хуҗалыгы ясаган ремонттан соң урамыбыз ташландык хәлдә иде, Әниемнең тынгысызлыгы, аның сүзен аяк астына салмаучы күршеләре булгач, урамыбыз үз хәленә кайтты. Әниемне борчыган, ләкин инде 2-3 ел хәл итә алмаган бер мәсәләсе бар әле. Урамыбыздагы ак балчыкка әйтләнеп беткән юл өслеген кырдырып алып, шуңа вак таш җәйдертергә хыяллана. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәде, тик уңай якка хәл итүчесе генә юк әлегә. Җәй җитсә, тузан оясында яши урам халкы, без балалар урамда уйный алмый, хатын-кыз керен ишек алдында киптерә алмый интегә, тәрәзә ачып куеп өйне җилләтү турында сүздә юк. Хәтта очырмалар, өй верандалары тузанга манылып утыра. Быел авыл җирлегендә яңа җитәкче, ә әнием инде үзенең планнарын кора башлады. Үзе өчен түгел югыйсә, урам халкы өчен тырыша. Нәтиҗәсен дә күрергә язсын иде инде.
Күршебездә генә мөмкинлеге чикләнгән, тумыштан коляскада гына утыра алган бер абый яши иде, шуны энесе бик кыерсытты, җәберләде, кыйнады. Әнием бу хәлләрне күреп, түзмичә хокук сакчыларына да мөрәҗәгать итте, ләкин нәтиҗәсе генә күренмәде. Әнием югалып калмады, район җитәкчеләренә җиткерде бу абыйның тормышын, социаль яклау бүлегенә хәбәр салды. Аллаһка шөкер, дип сөенеп куябыз, ул абыйны тәрбиягә алучы табылды. Хәзер ул Әтнәдә бер матур гаиләдә яши. Ник үзегезгә алмадыгыз дип кызыксынучылар булса, безнең өйдә аның белән утырырлык кеше юк, әти-әнием эштә, ә ул абыйны карау өчен, көне-төне янында кеше кирәк. Бер яктан туган нигезен калдырып чыгып китүе кызганыч, әлбәттә, ләкин кыйналып акыл ягына да зәгыйфлек килә башлаган кеше өчен аның хәзерге тормыш шартлары оҗмах кебек. Әнием аның хәлен белеп, тормышы белән гел кызыксынып тора.
Ә быел әниемнең мобилизациядәгеләр өчен авыл халкына мөрәҗәгать белән чыгып, акча җыеп, инде ничәнче тапкыр гуманитар ярдәмгә әйберләр алып, биреп җибәрә алуын (алган әйберләре зур күләмле) мин батырлыкка санар идем. Авыл халкына мөрәҗәгать белән җылы оекбашлар, җылы киемнәр әзерләү дә бик зур ярдәм булды. Әле дә бу эштән кул селтәп тукталып калмады, менә йон носкилар бәйләгән идем дип өйгә китергән кешеләрнең әйберләрен алып кала, акча бирүчеләр булса, тәртипләп язып җыя. Гуманитар ярдәм илткәндә тагын ярдәм булачагына мин ышанам әле. Әниемнең бу хәрби операция турында бер көн дә телгә алмыйча, күз яше күрсәтми калганы юк. Минем гаиләмә күрсәтмә бу хәлләрне дип тели-тели, бик теләп ярдәм итеп йөри батыр йөрәкле, курку белмәс, Әнием.
Әниемнең ярдәмнәре турында язып китсәң, бер китап чыгарырлык мәгълүмат буладыр. Әнием үзенең яхшылыклары турында: “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә ,балык белер” – дияргә ярата. Үзе “аш белән атып та, таш белән атучылар” очраганда, мин нәрсәне дөрес эшләмәдем, кая ялгышлык җибәрдем дип тә уйланып йөри.
Күршеләр, туганнар, дуслар белән матур ял кичәләре оештыруны да әни үз өстенә ала. Кешене азга гына тормыш мәшәкатеннән арындырып тора алуына сөенә.
Сайдә Галимҗанова, Күшәр авылы, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев