Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк»

2024 ел — Гаилә елы уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсендә Арча шәһәреннән килгән шәҗәрәләр төзү остасы, һәвәскәр тарихчы Шәфигуллина Венера Әлтәф кызы белән «Нәсел җебе — шәҗәрә» исемле очрашу кичәсе узды.

2024 ел — Гаилә елы уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсендә Арча шәһәреннән килгән шәҗәрәләр төзү остасы, һәвәскәр тарихчы Шәфигуллина Венера Әлтәф кызы белән «Нәсел җебе — шәҗәрә» исемле очрашу кичәсе узды. Чарабызның төп кунагы шәҗәрәләр төзү өлкәсендәге үз эшчәнлеге белән таныштырды, тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзенең хезмәтләре белән бүлешеп, килгән тамашачыларны шәҗәрә ясау серләренә төшендерде. Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Нәсел-ыруны барлар өчен, кайларга мөрәҗәгать итәргә? — дигән сорауларга кунагыбыз тулы җаваплар бирде. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», — дип мөрәҗәгать итте ул тыңлаучыларга.
Очрашуга үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзү белән кызыксынучылар, авыл китапханәчеләре, китап укырга яратучылар, шәҗәрә төзү осталары җыелды.
«Күңел чыңы» иҗат берләшмәсе әгъзасы, китапханәче Гөлүсә Галимҗанованың үзе иҗат иткән тирән эчтәлекле шигыре кичәбезне тагын да ямьләндерде. Очрашу бик эчтәлекле, бик җылы мөгаләмәдә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев