Үткәннәр онытылмый
Әйшияз авылында яшәүче, бөтен гомере авыр хезмәт һәм фидакарьлек белән тулган Зәйнәб Абдулла кызы Исмәгыйлева – хатын-кыз – тыл хезмәткәренең ачык мисалы.
8 февраль көнне 95 яшен тутырды ул. Аны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының райондагы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчесе Гөлсия Моратова, авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин котлады. Бүләкләр-күчтәнәчләрне мул итеп төяп алып килгәннәр.
Өй тулы кунак иде биредә ул көнне – инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, юбиляр да, җәмәгате Мәгъдүт абый да күпсанлы кызлары-кияүләре, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә бөтерелделәр. Хәер, бүгенге көндә авылда тыныч кына яшәп ятучы бу пар карт белән карчык булып икесе генә гомер итсәләр дә, бу өйгә таба социаль хезмәткәрләр салган сукмак һич өзелми. Ялгышам ла, йорт эче дә, ишегалды һәм капка аллары ялт иткән. Оныгы, әнә, сарай түбәсен дә кардан чистартып куйган. Монысы көн кадагындагы мәсьәлә – шуңа ассызыклавым. Бик күп итеп, буранлап яуды бу көннәрдә, шуңа күрә, юешләнеп авырая башлаганчы ук һәркемгә дә өй, сарай, гараж түбәләрен кардан чистарту кирәк.
Шөкер, акыл-хәтеренә дә, төс-кыяфәтенә дә күз тимәсен. Айрат Каюмов: “Сине котларга Әтнәдән килдек”, дигәч тә, “Беләм, әле узган елны гына сөйләштек”, дип шаккатырды. Аяклары гына, үзе әйтмешли, бераз тормоз биргәннәр, таягын кулыннан ычкындырмый. Җитәкче: “Монысы – илебез Президенты Путиннан котлау хаты”, – дигәч тә, көлеп җибәреп: “Мине каян белә икән ул?” – дип шаяртып алды.
Ә хәлләрен сорашкач: “Бик әйбәт минем хәлләрем”, – дип куйды. Шулай да бүгенге көнне калдырып торып, мәкаләне ерактанрак башлыйк әле.
Зәйнәб Исмәгыйлева 1931 елның 8 февралендә Күлле Киме авылында туа. Аңа 5 яшь тулганда әнисе белән Яңа Бәрәскә авылына күченәләр. Бу вакытта бабайсы – гарип, әбисе сукыр булалар. Кечкенә Зәйнәб өчен бик авыр заманнар әнә шул чор белән бәйле. Ни гаҗәп, курку хисе белән бәйле булгангамы, сүзен, хәтеренә аеруча уелган бер очракны сөйләп башлады.
– Бервакыт төнлә өйнең ишек биген күтәрергә тырышуларын күреп, өнсез калдык. Әнием батыр йөрәкле хатын иде. Ишеккә якын килеп: “Мәгърүф, синме ул? Фоат, синме әллә?” дип кычкырды. Ишек алдындагы теге бәндәнең чабып киткәнлеген тәрәзәдән күреп калдык, – диде.
Яңа Бәрәскә авылы урманга терәлеп үк урнашкан, ә Бөек Ватан сугышы елларында кешенең дә төрлесе була шул...
Белем алу чоры әллә ни озакка сузылмый аның: күрше Бактачы мәктәбендә нибары 3 сыйныф кына укып кала. 10 яшеннән кыз бала да өлкәннәр белән беррәттән эшли башлый, кушкан барлык эшне төгәл башкара.
Хезмәт юллары турында сорагач та, баш бармагы белән баш очыннан сузып уздырып:
– Менә моннан булды минем эшләгәннәрем. Килгәч сорасалар шулай диярмен инде яки болай әйтимме икән дип төн буе уйлап чыктым бүген, – дип тә көлдереп алды.
Зәйнәб апаның хезмәт юлы сарык көтүеннән башланган дияргә була. Иң элек әнә шуны искә алды. Әнисенә ярдәм иткән еллар инде бу.
– Булды инде хәлләр. Бервакыт Яңа Бәрәскә күмәк хуҗалыгының сарык көтүен алып кайтып, ябып өйгә кайтсак, үзебезнең бозауны бүре ашаган, – дип көрсенеп тә куйды.
Сарыкларны әнисе белән бергә урман кырыенда көтәләр.
“Эшне гаделлек белән башкардык, бер генә хайван да көтүгә якын килә алмады”, – ди.
Бу очракта бүреләрне генә түгел, кыргый этләрне дә күз алдында тота ул. Шунда ук: “Бик яхшы, мул сөтле сыерыбыз бар иде, беркөнне үлеп китте. Аны раслау өчен Олы Әтнәгә кадәр барып, тиешле кешесен чакырып кайтып, сыерның ике колагын кисеп алуым да истә”, – ди .
Иң үзәккә үткәне
Тагын бер үзәгенә үткәне – урак белән бәйле. Бераз кул астына кергәч, аның үзенә уру өчен аерым мәйдан бирәләр. “25-35әр сутый урак урдым. Мактап газетага да чыгардылар. Авыл советы депутаты да булдым”, – ди. Әнә шул басуда яланаяк эшләгәндә шырпы керә. Йөри торгач бик нык авырта да башлый. Олы Әтнә больницасында хирург Сәлим Нуретдинович ярып чыгара аны. Шырпы дигәне ашлык камылы икән, икегә бүленгән һәм бер ел чамасы узса да сап-сары була. Табиб исә: “Тагын бераз торса, аягыңны ук кисәргә туры килер иде”, – ди. Монысы үзенә күрә бер үгет-нәсыйхәт аның – кай җирең авыртса да, бәлки узып китәр әле дигән өмет белән ятарга ярамый. Табибларга бару кирәк. Ә Зәйнәб апайга кабат әйләнеп кайтсак, фермада да эшли ул, башкача әйтсәк, илебезне азык-төлек белән тәэмин итүгә ярдәм итә. Күмәк хуҗалыкта эшләгән чорда аяк ите дә бүленә, кул бармаклары да сына – ә аларга ул вакытта гипс та салып тормыйлар...
Бөек Ватан сугышы вакытында урманда утын хәзерләүдә – фронтны һәм тылны ягулык белән тәэмин итү буенча мөһим бурыч та башкара ул. Әйтүенчә, ерак урманнарга еш барырга туры килә.
– Урман кисү белән бәйле хезмәтемне Арча районының Иябашы янындагы урманнан башладым, – дип көрсенә.
Беренче тапкыр булса да, аны яхшы хәтерли. Эш шунда, бик үк авыр булмый аңа анда. Чөнки эш башлар алдыннан зур түрәләр киләләр, кечкенә Зәйнәбкә карыйлар да: “Яше дә җитмәгән бит аның, урманга кертмәгез”, диләр. Нәтиҗәдә, яшь кыз бала урман кисүчеләргә ашарга пешереп тора. Әмма анда бик озак эшләргә туры килми, икенче урманга күчерәләр...
Шулай ук ерак та булмаган Морки урманына барып урман кисүен дә искә алды. Анысы да онытырлык булмаган. Ял итәргә туктап, өч кыз бергә утыралар. Кинәт яннарына, арадан берсенең коралы да булган ир-атлар килеп чыгалар. Кызлар бик куркалар, әлбәттә. Ярый да араларындагы берсе татарча белә икән. Өстәвенә, боларны кызганыпмы, әллә, баласытыпмы: “Курыкмагыз, сезгә берәү дә тимәс”, – ди... Әнә шундый куркыныч чаклар да була.
Соңрак, Усад заводына бәрәңге дә ташый, Коркачыктан Шимберләр аркылы ашлык алып кайтуга да җәлеп ителә ул. Ә районнан килгән җитәкчеләр аларда туктый торган булалар. Чөнки беләләр, бу гаилә хөрмәтли, зурлый белә. “Районнан килгән вәкилләргә черек бәрәңге күмәче җыеп, пешереп ашата идем”, – дип көлемсери. Туган авылы белән бәйле истәлекләре күп аның. “Яңа Бәрәскәдә кыш көне гел кар эчендә яттык. Өйнең 5 тәрәзәсен дә кар күмеп китә иде.
Бер тапкыр Арыга кайтучы сөт тракторы безнең авыл аша кайтырга булган. Ярый әле, соңгы мизгелдә безнең өйне шәйләп алганнар. Трактор белән керәсе булганнар”, – ди.
Кыскасы, ул чорда нинди авыр эш була, барысын да башкара. Әмма нинди генә авыр шартлар булмасын, аның рухы сынмый: ул Җиңүнең гомуми эшенә керткән өлешенең мөһимлеген аңлап, фидакарьлек белән хезмәт итә.
Сугыш чоры газаплары
Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле хатирәләре хәтерендә нык саклана аның.
– Безнең авыл өстеннән дә самолетлар оча иде. Бервакыт 22 самолет очып узды. Без аларны күрүгә лапаска кереп качтык. Очкычларның канат астына “СССР” дип язылган иде, – дип тә искә алды.
Ул да түгел, шул чор белән бәйле бер шигырь дә сөйләп узды әле.
“СССР дип кемнәр язган
Самолет канатына.
“Һичкем хыянәт итә алмас
Совет аппаратына”, дип кабат көлдереп алды.
Тормышка чыгып, бер кыз бала таба, ләкин язмыш аңа авыр сынау бирә: кызы авария нәтиҗәсендә һәлак була. Бу аның өчен зур кайгы булса да, ихтыяр көчен югалтмый. 1974 елның кышында Әйшияз авылыннан Мәгъдүт исемле егет белән бик күркәм гаилә корып җибәрәләр. Мәгъдүт абыйның да беренче никахыннан 3 кызы була. Зәйнәб апа аларны тәрбияләп, кайгыртучанлык белән үзенекеләр итеп кабул итә. Мәгъдүт абый белән бергә менә инде 50 ел яшиләр, катлаулы заманнарда терәк булган ныклы гаилә булдыралар.
“Димәк, сезнең кызларыгыз өчәү?” – дип расларга теләгән идек, Мәгъдүт абый:
– Бишәү дию дөресрәк булыр – Социаль хезмәт күрсәтүче кызлар да инде үзебезнекеләр булып беттеләр, – дип куйды.
Җәмәгате Мәгъдүт абый турында аерым бер мәкалә язарлык. Аның да хезмәт юлы һәм күргән-кичергәннәре бик күп. Шулай да тагын бер күңелле мизгелне искә алып узарга кирәк. Башкарма комитет җитәкчесе Зәйнәб апага: “Тагын 5 елдан Сезне 100 еллыгыгыз белән котларга киләбез”, – дигәч, Мәгъдүт абый: “Шушы кызлар булса, йөзгәчә яшибез әле”, – дип елмаеп җибәрде.
Зәйнәб апаның янә бер зур шатлыгы – күзләренә операция ясаткан – хәзер телевизор карап кына калмый, бернинди күзлексез газеталар укый. Аеруча яратканы – “Әтнә таңы” икән.
Зәйнәб Исмәгыйлева тарихы – ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм рух көче үрнәге ул. Ул бик күп сынаулар аша үтсә дә, тормышка мәхәббәтен һәм гаиләсенә тугрылыгын саклап кала алган. Аның сугыш вакытында тыл эшенә керткән өлеше – бөтен ил халкына кагылган бөек тарихның бер өлеше. Чынлыкта, ул вакытта хатын-кызлар да ир-атлар белән иңгә-иң куеп җиңү яулауга үз өлешләрен керттеләр. Зәйнәб апа кебекләр киләчәк буыннар хәтерендә батырлык һәм фидакарьлек символы буларак мәңгегә калачак. Аларның хезмәте – илнең киләчәге төзелә торган нигез ул.
Соңыннан Зәйнәп әби белән тагын 5 елдан, аның 1 гасырлык юбилеенда очрашырга сүз куешып саубуллаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев