Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Язылу механизмы булдырылды

Татарстан дәүләт идарәсе цифрлы үсеш, информацион технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлектә, республика дәүләт хезмәте күрсәтү порталында судлар өчен алдан язылу механизмы булдырылды.

Ул мөрәҗәгать итүчегә суд мөмкинлекләрен алдан белеп, тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итә. Әлеге хезмәт судка килүчеләрне язып баруны тәртипкә кертә, тиешле вакыт сайлау мөмкинлеген бирә. Әлеге дәүләт хезмәте порталы дизайны файдаланучылар өчен максималь уңайлыклар булдыру, үзара конфликтлар килеп чыгуны кисәтү нәтиҗәсендә суд үз эшчәнлеген тыныч, эшлекле шартларда алып баруны тәэмин итә. Электрон чират, гражданнарны каршылыкларсыз кабул итү, көтү зонасы булу да уңай кабул ителә. Бүгенге көндә алдан язылу тулы режимда эшли. Биредә түбәндәге сервислардан файдаланырга була:

– суд актларын алу;

– законлы көченә керү турында билге куелган суд актларын алу;

– башкару кәгазе алу;

– архивтан документлар алу;

– суд материаллары белән танышу.

Коммуникатив технологияләрнең үсеш алуы судка берничә тапкыр барып йөрүдән азат итә. Шул ук вакытта, коммуникатив технологияләрне суд эшчәнлегендә куллану аңа зыян китерми, киресенчә, судка мөрәҗәгать итүчегә карата вакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеген булдыра. Бу исә гадел хөкем чыгаруга зур этәргеч булып тора.

Район суды мәгълүмат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев