Әтнәдә яңа һөнәри мөмкинлекләр
Әтнә районының кадрлар үзәгеннән хәбәр итүләренчә, махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук аларны эшкә алучыларга социаль ярдәмнәр каралган. Бу хакта үзәк җитәкчесе Алсу Сабирова белән сөйләшәбез.
Әтнә районының кадрлар үзәгеннән хәбәр итүләренчә, махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук аларны эшкә алучыларга социаль ярдәмнәр каралган. Бу хакта үзәк җитәкчесе Алсу Сабирова белән сөйләшәбез.
– Мәсәлән, махсус хәрби операция ветераннарын эшкә алган очракта хезмәткәр бер ай эшләгәннән соң, Россия пенсия фонды эш бирүчегә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен кире кайтара. Һәм әлеге акчалар өч һәм 6 ай эшләгәннән соң да түләнә.
– Бу акчаны тагын кемнәр алырга хокуклы?
– Махсус хәрби операциядә катнашканнар, һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына да бирелә. Шулай ук хәрби хезмәттән китүчеләр, аларның гаилә әгъзалары, иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затлар, ялгыз ата-ана, күп балалылар, инвалид балалар, тәрбиягә бала алучылар да ала.
– Бу категориягә керүчеләргә иң элек сезгә мөрәҗәгать итәргә тиешме?
– Әйе. Безнең бүлеккә килергә кирәк. Әмма эш бирүче, әлеге кеше эшкә урнашканчы, “Россия эше” порталы аша гариза җибәрергә тиеш.
– Эшкә урнашучыга ярдәм барлыгын аңладык, эшкә алучы өчен дә берәр төрле ярдәм бармы соң?
– Әгәр дә оешма 1 һәм 2 группа инвалидны эшкә ала икән, Россия пенсия фонды тарафыннан субсидия бирү каралган. Әлеге субсидия оешмага эш урыны булдырган өчен бирелә. Ягъни мәсәлән, оешмага 200 мең сум күләмендә акча бирелә. Эшкә алучы шушы суммага мөмкинлеге чикле булучыга уңайлы эш урыны булдырырга тиеш.
Шулай ук без әйтеп узган категориягә кергән кешеләр оборона сәнәгать предприятиесенә эшкә урнашса, аларга да ярдәм каралган.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар үз эшләрен ачып җибәрергә уйласалар да, аларга 145 мең 100 сум күләмендә ярдәм каралган.
– Субсидияне алу өчен ниндидер критерийлар каралганмы?
– Әлеге акчаны алганда, керемгә карамыйбыз, иң мөһиме – эшчәнлеге туры килсен. Мәсәлән, акча алучы үз кулы белән ни дә булса эшләргә тиеш.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңа һөнәр үзләштерү өчен бушка уку мөмкинлеге дә бар. Шулай ук 50 яшьтән өлкән кешеләргә, яшь балалар белән өйдә утыручы әниләр дә бушка яңа һөнәр үзләштерә алалар.
– Моның өчен нишләргә кирәк?
– Кызыксынучылар һәм сораулар булса, безнең үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без барысын да аңлатабыз.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев