Әтнәдә социаль килешү: кемнәр белән төзелә?
Ишеткәнегез бармы икән, эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда социаль килешү кысаларында дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Әлеге ярдәм чарасына кереме җан башына яшәү минимумыннан артмаган затлар дәгъва итә ала.
Бүгенге көндә райондашларыбыз арасында социаль килешү алучылар бармы? Аны алу өчен нинди таләпләр каралган – социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева белән шул хакта сөйләшәбез.
– Эшкә урнашканда социаль килешү нигезендә өстәмә акча алу мөмкинлеге бар. Шулай ук үзмәшгуль булганда 350 меңгә кадәр акча бирелә. Шәхси хуҗалыкны җәелдереп җибәрү өчен 200 мең сум өстәмә акча алырга мөмкин. Күбрәк безнең районда сыер алалар. Без килешүне эшкә урнашучылар белән 9 айга кадәр, үзмәшгульләр һәм шәхси хуҗалыгын киңәйтергә теләүчеләр белән 1 елга кадәр килешү төзибез. Килешү нигезендә алар безгә ай саен керемнәрен күрсәтеп баралар.
Әлеге өстәмә акча бирүнең төп максаты – безнең бүлеккә мөрәҗәгать иткәндә кешенең кереме җан башына яшәү минимумыннан кимрәк булса, әлеге акчаларны алгач, үз эшен җәелдереп җибәрә дә, бөлгенлектән чыга, үз хәлен үзе күрә. Шунысын да әйтергә кирәк, мәсәлән инструментлар алырга дип һәркем 350 мең сумны алай тиз генә чыгарып бирә алмаска да мөмкин. Ә безнең тарафтан бирелгән акчалар үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен менә дигән ярдәм булачак.
– Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен нинди таләпләр каралган?
– Студентлар көллиятләрдә, училищеларда, вузларда укуларын тәмамлаучы яки армия сафларында хезмәт итеп кайтучылар, шулай ук бер эштән икенче эшкә күчүчеләр дә булырга мөмкин, әгәр дә кереме җан башына яшәү минимумыннан кимрәк була икән, алар безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә алалар. Һәм безгә гариза кергәннән соң, кереме җан башына яшәү минимумыннан ким булса, ул кеше белән социаль килешү төзелә. Һәм хезмәт хакыннан тыш, эшкә урнашуга кеше дәүләттән өстәмә 17 547 сум акча алачак. Әлеге сумма дүрт мәртәбә түләнә.
– Бик кызыклы тәкъдим, әлбәттә. Сезнең бүлеккә узган ел мөрәҗәгать итүчеләр күп булдымы?
– Узган ел барысы 35 килешү төзелде.
– Сезнең практикада эшкә урнашмыйча калып, акчаларын кире кайтару очраклары булдымы?
– Кире кайтару очрагы булмады. Әмма дә ләкин бер очракны әйтеп китәсе килә. Мәсәлән без беренче түләүне, кеше эш белән тәэмин итү бүлегенә учетка басканнан соң бирәбез. Һәм аңа эшкә урнашырга вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә ул эшкә урнаша алмаса, беренче түләгән 17547 мең сум акчаны кире кайтарырга тиеш була. Кайтармаса судка бирәбез. Быел шундый бер очрак булды. Гомумән алганда, безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да эшкә урнашып баралар.
– Аңлавымча, ялган документлар алып килеп, нинидидер акча алуга өметләнергә ярамый димәк?
– Дөресен әйтергә кирәк, хәзер бөтен мәгълүмат компьютерда. Һәм ниндидер алып килгән кәгазьгә түгел, без программага кертелгән мәгълүматлар нигезендә эшлибез. Бу эш буенча Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, район үзәк больницасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Башка оешма җитәкчеләре дә, кешене эшкә алганчы безнең социаль бүлеккә мөрәҗәгать итсәләр бик яхшы булыр иде.
Чыннан да, яңа эшкә урнашып, эшли башлаган кеше өчен менә дигән мөмкинлек бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев