Балалар ял да итәләр, эшлиләр дә
Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Бу чорда күп бала ял итеп ятарга гына теләми, кайда да булса эшләргә тырыша.
Җәйге каникуллар мәктәп укучылары өчен ял итү генә түгел, ә хезмәт дөньясы белән танышу, беренче хезмәт тәҗрибәсен туплау, үз көче белән акча эшләп карау мөмкинлеге дә. Районыбызда да елның-елында балалар төрле хезмәтләрдә көч куялар. Аларны эш белән тәэмин итү ничек башкарыла? Бу хакта “Россия эше» кадрлар үзәге Алсу Сабирова белән сөйләштек.
– Балаларны эшкә урнаштыру ничек бара?
– Район оешмалары иң элек якынча вакансияләргә ихтыяҗ булу турында мәгълүматны «Россия эше» порталына урнаштыралар. Җәйге чорда шул вакансияләргә балаларны эшкә урнаштырабыз. Моннан тыш, балаларны безнең оешма аша эшкә урнаштыру өчен, мәктәп директорлары белән җыелышлар булганда аңлатып чыгышлар ясыйм.
– Быел күпме бала эшкә урнаштырылды?
– Барысы июнь-июль айларында 42 балага эш тәкъдим ителде. Август аенда да балалар төрле оешмаларда эшләячәкләр. Алдагы айларда эшләгән 42 бала арасында җәйге каникулда Арчадан, Казаннан килгән балалар һәм студентлар да бар.
– Балалар нинди оешмаларда эшлиләр?
– “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, “Мәңгәр”, “Күшәр, “Таң” һәм Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкларда, Каенсар урманында урнашкан “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә, Олы Әтнә авыл җирлегендә хезмәт куялар.
– Балалар ничә сәгать эшләргә тиеш?
– Эш яшенә карап эш тәкъдим ителә. Мәсәлән,
14-16 яшьлек яшүсмерләр – 4 сәгать, 16-18 яшьлекләр 6 сәгать эшли.
– Алар нинди эшләр башкаралар?
– Төрле эшче хезмәтендә, ишегалды җыештыручысы, кухня эшчесе, ярдәмче хезмәткәрләр булып эшлиләр.
– Укучы каникулларының 3 аенда да эшли аламы?
– Әлбәттә, эшли ала.
– Җәйге вакытка эшкә урнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Эшкә урнашасы булса, безнең “Россия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең үзәк аша эшкә урнашкан очракта, өстәмә, ай саен 2650 сум акча да бирелә.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Психологлар фикеренчә, җәйге каникулларда акча эшләүдән файда күп дип саный алар. Ул финанс яктан бәйсезлек, мөстәкыйльлек, хезмәткә хөрмәт һәм үзеңнең әһәмиятеңне тоюга этәргеч бирә. Әгәр укучы бала үзе эшләргә тели икән, болар барысы да бик яхшы. Бу яшүсмергә үзенә кирәкле әйбер өчен акча тупларга, гаилә «касса»сына азрак ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев