Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сорау-җавап

Үзе күп, үзе баллы, тәмле...

«Эшләмәсәң җәй көне – ни ашарсың кыш көне?» – татар халык мәкале.

Җиләк җыям, как коям...  Дәү әнигә бүләккә...

җырдагыча әлеге сүзләрне нәкъ менә шулай дәвам итәсе килә.

Габдулла Тукайның шигырь юлларын искә төшереп, җилдә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды быел. Шөкер, болыннарда җир җиләге бик күп булды. Бары тик иренмә генә. Райондашларыбыз быел җиләкләр җыйганнармы? Алардан кышка нинди тәм-томнар әзерләделәр икән? Җыйган җиләкләрен сатканнармы? Алардан шул хакта сораштык.

Ләйсән Мөхәмәдьярова, Күңгәр авылы:

– Җиләк җыярга бик яратам. Башта үземә җыям. Ул җиләк белән ниләр генә эшләп бетермибез. Компотында кайнатабыз, вареньесын да ясыйбыз. Балалар туйганчы ашыйлар. Аннары кышка суыткычка тыгып куябыз. Иң яратканы куертылган сөт (сгущенка) белән җиләкне туңдырып кую. Контейнерга башта җиләк, аннары куертылган сөит, өстенә кабат җиләк һәм куертылган сөт салына. шулай чиратлаштырып барыла. Ашаганда бик тәмле була. Соңгы өч-дүрт елда кешегә сатуга җыя башладым. Җир җиләгеннән соң, гаилә белән урманга барып кара җиләк җыябыз.

Илсөя Сабирова, Күлле Киме авылы:

– Җиләк җыярга бик яратам. Башта каен җиләге җыйдым. Аның билгеләнгән урыннары бар, ул теләсә кая үсми. Ел да шул урыннарга йөрим. Элек әни белән бара идек, инде хәзер кызымны да үзем белән алам. Ул да бик оста җиләк җыя. Быел кайсы елгага барсаң да җир җиләге бар, бүгенге көндә шуны җыям. Җир җиләген бик күп җыйдык. Җир җиләгеннән компот ясыйм. аны бик яратабыз. Аннары аны кышка суыткычка “свежий” килеш шикәр комы белән туглап куям. Кыш буе  аны чәйгә салып эчәбез. Тәме дә, исе дә бетми. Җиләкне беркайчан да сатуга җыйганым юк. Бары гаилә өчен генә җыям.

Гөлнар Гарифуллина, Яңа Әтнә авылы:

­– Ууу, җиләкне бик яратам җыярга, көне буе болыннан кайтмый җыярга да риза. Җиләкне җыйганда авызга берне дә капмыйм. Елның-елында үземә дә, сораучыларга да җыеп бирәм җиләкне. Яңа гына кара җиләк тә җыеп кайттык. Җиләкләрдән әллә ни эшләгәнем юк. Компот ясыйм да, варенье кайнатам.

Резеда Сабирова, Олы Әтнә авылы:

 Җиләкне бик күп җыйдык, быел Аллаһка шөкер. Көн дә эштән соң барып, болынга барып, өч литрлы чиләкне җыйдык та кайттык. Җиләктән варенье кайнатканым юк. Җиләккә шикәр комы салып, блендер белән изәм дә, суыткычка тыгып куям. Хәзер кайнатканны бик ашамыйлар. Авыл кешесенең бакчасында да җиләк-җимешләре өлгерә хәзер. Аларны да эшкәртәсе бар.

Җир җиләгенең файдасы

Иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, җир җиләге ашагыз. Аның составындагы тимер, бакыр, марганец, цинк – организм өчен бик кирәкле матдәләр исемлегендә.
Башка «тугандашлары» кебек үк, җир җиләге дә С витамины һәм фолий кислотасына бай. Ул организмның стресска каршы торуына, кәефнең «уйнаклавын» җайга салуга ярдәм итә.
Җир җиләгенең күзләр өчен булган файдасы да исбатланган. Анда күз күрү сәләте өчен әһәмиятле булган файдалы матдәләр җитәрлек. Моннан тыш, ул күздәге кан басымын җайга сала.
Кан басымын нормальләштерергә сәләтле булуы нәтиҗәсендә, бу нигъмәтне гипертония авыруларына профилактика буларак, аеруча өлкән яшьтәгеләргә ашарга киңәш ителә. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен җир җиләге бик кирәк, чөнки ул баш мие күзәнәкләренең картаю процессын акрынайтырга һәм хәтерне, игътибарлылыкны озак еллар сакларга булыша. Җир җиләге составындагы антиоксидантлар тышкы кыяфәтне яхшыртырга, яшь калырга ярдәм итә.
Әйе, җир җиләге чынлап та искиткеч җимеш. Әгәр җәй буена аны берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарып китәр. Ә кан – организмның алыштыргысыз бер өлеше, тәнебезнең һәрбер күзәнәге, беренче чиратта, шуның ярдәмендә туклана бит.
Табиблар кан басымы югары булганнарга көненә, ким дигәндә, 100 грамм җир җиләге ашарга киңәш итә.
Җир җиләгенең җимеше генә түгел, яфраклары да бик файдалы. Алар составында А һәм В төркеме витаминнары, кальций, марганец, тимер һәм калий бар. Шулай ук җир җиләге яфраклары бакыр, цинк, хром, кобальт, барий, алюминий, никель, йод, бром һәм бор кебек матдәләргә дә бай. Витаминнардан тыш җиләк яфрагында кислоталар, пектин, эфир майлары, алкалоидлар, картиноидлар да бар.
Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.
Ике аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфрагына 200 мл кайнар су салып төнәтеп эчсәгез, кан тамырларыгыз ныгыр. Төнәтмәне көн саен ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. 
Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Икенче типтагы шикәр диабетыннан интегүчеләр җиләк яфракларыннан ясалган шифалы төнәтмә эчсә, канда глюкоза күләме кими. 
Шифалы яфраклардан витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.
Файдалы чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, файдасын күрерсез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев