2009-2010 нчы елгы егетләр арасында көрәш ярышы булып узды
спорт

2009-2010 нчы елгы егетләр арасында көрәш ярышы булып узды

17 нче декабрь көнне Арча шәһәрендә 2009-2010 елгы егетләр арасында “Айракс” сәүдә йорты җитәкчесе Локманов Әгләм Тәвис улы бүләгенә көрәш буенча Арча районы беренчелеге булып үтте.

 Спорт мәктәбе укучылары үзләренең авырлык категорияләрендә  Мөхәммәтшин Ильяр 2 нче урын, Хәкимов Риназ 2 нче урыннарны  яуладылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар гына теләп калабыз! Тренерлары Шәрәфиев Радик Ирек улы һәм Сафин Руслан Җәмил улы.


Нет комментариев