Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

«Чулпан» балаларны сәламәтләндерү лагеренда ГТО көне үтте

«Чулпан» лагеренда сменаның иң якты вакыйгаларының берсе «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына багышланган «ГТО көне» булды.

«Чулпан» лагеренда сменаның иң якты вакыйгаларының берсе "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына багышланган "ГТО көне" булды. 
Балалар үз көчләрен төрле дисциплиналарда сынап карадылар: урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып алга бөгелү, отжимание. Һәркем, дулкынлануын һәм арыганлыгын җиңеп, үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтергә тырышты. Судьялар күнегүләрнең дөрес башкарылуын игътибар белән күзәттеләр һәм катнашучыларга ярдәм иттеләр. 
Нормативларны үтәүдән тыш, балалар ГТО комплексы турында тулы мәгълүмат алдылар, һәр яшь өчен төрле баскычлар һәм таләпләр турында белделәр. Аларга ГТО аерымлык билгесен алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр – югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллардан алып сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен стимулга кадәр. 
"ГТО көне" бүләкләү белән тәмамланды. Һәр дисциплинада иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу көн физик әзерлекне тикшерү генә түгел, ә балаларга үзләренең спорт сыйфатларын күрсәтү, команда рухын тою һәм сменага күтәренке рух һәм позитив алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев