Алтын һәм көмеш кенә...
«Ел саен Халыкара яшләр, шулай ук Россиядә август аеның икенче шимбәсендә билгеләнүче Физкультурачылар көненә туры китереп, спорт өлкәсендә уңышка ирешкән яшүсмерләрне, балаларны җыеп нәтиҗәләр ясыйбыз”, – ди районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.
Бу көн яшүсмерләрбалалар өчен өзелеп көткән бәйрәмгә әйләнде инде. Каенсар урманлыгында, Сабантуй мәйданында быел да зурлап уздырдылар аны. Әтнә данын яклап яхшы чыгыш ясаган, уңышка ирешкән йөзү осталарын, волейболчыларны, көрәшчеләрне, шахматчыларны командалап та, шәхси дә бүләкләделәр. Шул ук вакытта остазлар да читтә калмады: тренерлар гына түгел, биредә мәктәп директорлары, физкультура укытучылары да бар иде. Шулай ук күңелле мизгел: сентябрь аеннан май аена кадәр узган мәктәпләр арасындагы Спартакиаданы да йомгаклау узды. Һәр спорт төрендә призлы урын алган уку йортларына кубоклар һәм сертификатлар тапшырдылар. Ә чараны котлау сүзләре белән районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов ачып җибәрде. Шуннан китте инде: һәркемне диярлек бүләкләделәр монда. Берәү дә бүләксез калмады бугай.
Зур бәйрәм иде, әлбәттә, батут, попкорн, фри, коктейль – барысын да оештырганнар. Пылау һәм шашлык та бар иде, хәзер бездә алардан башка бер генә чара да узмый бугай. Тәмле су һәм чәй дә булды. Шунда ук командаларга бүленеп волейбол да, бадминтон да уйнадылар. Кыскасы, миниСабантуй булды ул!
Биредә ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Мәйданчык теләүчеләрдән өзелеп тә тормады дияргә була. Барысы 45 бала ГТО нормативлары тапшырды.
Бәхәссез факт: чарага килүчеләрнең барысы да спорт белән якын дус булу сәбәпле, бирә алмаган кеше булмады да. 30 бала нормативны бары “Алтын”га, калганнары “Көмеш”кә тапшырды.
Соңыннан бу чара “Күбекле дискотека” белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев