Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Ашыт спорт комплексында 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча «Спорт мәктәбе» беренчелеге ярышлары узды

Район мәктәпләреннән сигез команданы җыйган әлеге турнир чын спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәменә әверелде.

15 ноябрь көнне Ашыт спорт комплексында Әтнә муниципаль районының 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча "Спорт мәктәбе" беренчелеге ярышлары узды.
Яшь футболчылар тупны үзләштерү осталыгын гына түгел, команда рухын, җиңүгә омтылышны һәм сүнмәс спорт дәртен дә күрсәттеләр. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе" командасы яулады, алар бик яхшы команда уены һәм индивидуаль осталык күрсәттеләр.

Икенче урында "Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" командасы чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.

Бронза медальләр "Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе" һәм "Коморгуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучыларына эләкте. 

Без ярышта җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Яшь футболчыларга спортта алга таба да уңышлар, яңа казанышлар һәм якты җиңүләр телибез! Бу турнир үсеш һәм камилләшү өчен стимул булсын, ә футболга мәхәббәт аларны гомер буе озата барсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев