«Ашыт» спорт комплексында районның 1-4 сыйныф укучылары арасында тиз шахмат буенча спорт мәктәп Беренчелеге узды
Ярыш сәләтле шахматчыларны ачыклау һәм мәктәп командалары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында үткәрелде.
25 апрель көнне "Ашыт" спорт комплексында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының 1-4 сыйныф укучылары арасында тиз шахмат буенча спорт мәктәп Беренчелеге узды. Ярыш сәләтле шахматчыларны ачыклау һәм мәктәп командалары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында үткәрелде.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Кызлар арасында 1 урын: Гыйниятуллина Мәдинә Марат кызы (Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе),
2 урын: Мөхәрләмова Мәрьям Айнур кызы (Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе),
3 урын: Әхәтова Әдилә Марат кызы (Иске Өҗем төп гомуми белем бирү мәктәбе).
Егетләр арасында 1 урын: Идрисов Раяз Рафил улы (Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе),
2 урын: Ибраһимов Кәрим Илһам улы (Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе),
3 урын: Хәкимҗанов Рамазан Ильяс улы (Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе).
Тиз шахмат буенча спорт мәктәп беренчелегендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Барлык балаларга да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, үз осталыкларын камилләштерүне дәвам итәргә, шахмат сәнгатенең яңа якларын ачарга һәм, әлбәттә инде, һәрвакыт арагызда ныклы дуслык булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев