Әтнә егетләре волейбол буенча ярышларда сынатмыйлар
Команданы лаеклы бронза медальләре белән котлыйбыз!
07 сентябрьдә Кукмара шәһәренең "Барс Арена" спорт комплексында 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында волейбол буенча Кукмара муниципаль районы беренчелеге узды.
Тәҗрибәле тренер-укытучы Мәгъсүмов Нәкыйп Алтаф улы җитәкләгән спорт мәктәбебез командасы тиешле дәрәҗәдә әзерлек һәм бердәмлек күрсәтте. Егетләр үзләренең характерларын, җиңүгә омтылышларын һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр, бу аларга мактаулы 3 урынны алырга мөмкинлек бирде.
Команданы лаеклы бронза медальләре белән котлыйбыз! Бу җиңү алдагы казанышларга һәм якты җиңүләргә этәргеч булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев