Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә кубокны үзендә калдырды

“Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә тренеркөрәшче Рәдиф Сәфәров истәлегенә 2007 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышы узды.

Елның­елында ярыш киң колач ала бара. Бу юлы Татарстан Республикасының районнарыннан тыш, ерак араны якын итеп Мари Иле һәм Башкортстан республикасыннан да көрәшчеләр килгән иде. Әтнә егетләренә Арча, Балтач, Яшел Үзән, Теләче, Биектау, Саба, Лаеш, Буа районнары, Казан шәһәре, Башкортстан республикасы һәм Мари Иле Бәрәңге районы көрәшчеләре белән бил алышырга туры килде. Бу көнне “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәге гөрләп торды. Барлыгы 148 көрәшче катнашты. Егетләребез 3 төрле яшь һәм 12 төрле үлчәү категориясенә бүленеп көрәштеләр.

Афәрин, көрәшче егетләребез, сынатмадылар. Һәр үлчәү категориясендә көрәш бик кискен барды. Көндәшләре күтәреп алганда да аякларында нык басып кала алдылар. Шуңа да уңышлары да горурланырлык.

Риназ Хәкимов, Әмир Насретдинов, Ильяр Мөхәмәтшин, Ранил Фазылов – 1 урынга, Булат Мөхәмәтгалиев, Ранис Газимов – 2 нче, Ислам Дәминов, Дамир Хаҗиев, Альмир Әхмәдуллин, Абдуллах Наимов, Булат Хаҗиев, Раяз Сәләхетдинов, Нияз Гыймранов 3 урынга лаек булдылар.

Турнирның “Иң яшь көрәшче”се дип Самир Шәрәфиев танылды. Ә командалар арасында урыннар түбәндәгечә:

1 урында – Әтнә районы;

2 урында – Арча районы;

3 урында – Биектау районы;

4 урында – Яшел Үзән районы.

Шулай ук тәкә дә быел Әтнәдә калды. Һәм күркәм бер традициягә әверелгән чара – районның көрәшче егетләре арасында Ифтар мәҗлесе уза. Әлеге чара өченче елын зурлап үткәрелә. Биредә барысы 50гә якын бала катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев