Әтнә спорт мәктәбенең чираттагы уңышы
5 апрель көнне Саба районында РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган 2016 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турниры узды.
Әлеге турнирда безнең спорт мәктәптән Нәбиуллин Илгиз, Корбанова Зәлия, Әхәтова Адилә, Хәкимҗанов Рамазан катнашты.
Барлык катнашучылар да лаеклы уйнадылар, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Турнирда катнашучыларны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев