“Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәге стадионында мәктәп укучылары арасында “Аҗаган-2023” исеме астында хәрби-спорт уеннары узды.
Уеннарда 5 урта мәктәптән унар егет һәм дүртәр кыз “строевой” йөрүдә, АК-74 автоматын тулы булмаган сүтеп-җыю, төгәл ату, турникта тартылу, 60 метр арага йөгерү, ОЗК киюдә вакытка ярыштылар.
Җиңүче команда Югары Осланда Әтнә данын яклаячак.
Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
Нет комментариев