Әтнәдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча ачык турнир узды
Ярышта 4 команда катнашты.
02 ноябрь көнне Ашыт спорт комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышта 4 команда катнашты: Әтнә-1, Әтнә-2, Күңгәр урта мәктәбе һәм Арча командасы. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Арча спорт мәктәбе командасы, икенче урынны - Әтнә-1, өченче урынны-Күңгәр урта мәктәбе, дүртенче урынны - Әтнә-2 командалары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев