Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнәләр - беренче!

«Таң» җитештерүче авыл хуҗалыгының «Кыш бабай призы»на быел да зур көрәш бәйгесе уздыруы хакында хәбәр иткән идек.

Яңа ел мәшәкатьләре аның нәтиҗәләрен игълан итүне кичектереп килде. Шөкер, Әтнәләр өчен бик куанычлы булды ул. Татарстанның һәм Мари Эльнең 15 районыннан килгән 15 команда катнашты биредә. "Ашыт" спортзалы балалар тавышыннан яңгырап торды. Шулай булмый ни, 127 укучы бала катнашты бәйгедә!

Көрәш 9 үлчәү авырлыгында узды. Ә урыннар түбәндәгечә булды.

1. Әтнә.

2. Арча.

3. Лаеш.

4. Яшел Үзән.

Аерым алсак, безнекеләрдән Риназ Хәкимов "Җиңүгә омтылыш" призына лаек булды. Шулай ук үз авырлыкларында Руфинә Газимова, Илъяр Мөхәмәтшин - I, Камил Шиһабетдинов, Самир Гайнуллин, Ранис Газимов, Раяз Сәләхетдинов - II, Рәсил Рәхимов III урын яуладылар. Афәрин! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев