Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнәләр уңышлы чыгыш ясады

Байлар Сабасы районы спорт комплексында 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Диңгезче-су асты көймәсе көненә багышланган көрәш буенча ярыш узды.

Әтнә, Саба, Кукмара, Балтач, Арча, Теләче, Мамадыш, Питрәч, Яшел үзән районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 100дән артык көрәшче келәмгә чыкты. Грамоталарны һәм акчалата бүләкләрне аларга су асты диңгезчеләр һәм су асты көймәләре хезмәткәрләре тапшырды. Безнең район көрәшчеләре ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. Мөхәммәтшин Ильяр Ирек улы 1 урынны яулады һәм икенче ел рәттән «Иң намуслы көрәшче» номинациясендә истәлекле статуэтка белән бүләкләнде. Барлык җиңүчеләрне һәм ярышта катнашучыларны котлыйбыз. Тренерлары: Радик Шәрәфиев  һәм Руслан Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев