ӘВЛ туп чөюдән туктады
спорт

ӘВЛ туп чөюдән туктады

“Әтнә Волейбол Лигасы уеннары тәмамланды”, – дип хәбәр итте район­ның Яшьләр эше, спорт һәм ту­ризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез, биредә барысы 10 команда катнашты. Киеренке барган уеннардан соң, “Күңгәр-1” командасы җиңүче булып танылды.

Икенче урынны да үзебезнең район командасы – “Шахтер” яулый.

Өченче урынны Арча районының Кәче командасы алды. “Күңгәр-2” командасы дүртенче урынны яулады.
Биредә оста тренерлары белән дә дан тоткан күңгәрләрне аерым билгеләп узарга кирәк. Авыл ике команда оештырып, икесе дә призлылар арасына уздылар.
Афәрин!
 


Нет комментариев