Бәрәскәдә тирда ату ярышлары булды
Әлеге ярыш 13 ноябрь көнне Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, Ленин исемендәге нәселле терлек заводы призына, Нәкыйп Магсумов үз көче белән эшләгән тирда ату буенча иде.
Беренчелекнең төп иганәчесе - күмәк хуҗалык җитәкчесе Ильгиз Вильданович Хайруллин булды.
Ату ярышлары барышында катнашучылар арасында дуслык һәм хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде. Спортчылар бер-берсенә ярдәм иттеләр, киңәшләрен бирделәр һәм бергәләп җиңүләргә шатландылар. Бу ярышларның максаты җиңү генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынга үрнәк күрсәтү һәм аларда патриотизм хисләре тәрбияләү иде.
Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урын Яруллин Рашат, икенче урын Хөснетдинов Рәүф, 3 урын Садриев Тахир.
Иң өлкән катнашучы Бәрәзә авылыннан, 72 яшендәге Хайруллин Шамил абый. Шулай ук, бу ярышта катнашучылар ату буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев