Габделбәр Хәлилов истәлегенә турнир
“Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә танылган көрәшче Габделбәр Хәлилов истәлегенә ачык бәйге узды.
Ачылыш тантанасы Россия һәм Татарстан гимннары белән старт алды.Биредә район башлыгы Рөстәм Хисамиев, көрәшченең абыйсы Зөфәр абый, татарча көрәш федерациясе башкарма директоры, якташыбыз, танылган көрәш остасы Марсель Тагиров, янә бер Марсель – шулай ук легендар көрәшче һәм якташыбыз Хәйдәров, үзебезнең Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин катнашты.
Районыбыз башлыгы турнирда катнашучыларга гадел һәм җәрәхәтләрсез көрәш теләде. Бу урында күпсанлы тамашачыларның да Рөстәм Шаһит улы сүзенә кушылып, Татарстанның 10нан артык районыннан килгән бик көчле яшь көрәшчеләрнең матур алымнар кулланып, бар осталыкларын күрсәтүләрен теләде.
“Черный” кушаматлы Габделбәр Хәлиловны белмәүчеләр сирәктер. Дөрестән дә, урысча әйтсәк, мәйданда “по-черному” көрәште ул һәм татарча көрәш тарихында үз эзен калдырды. Зөфәр абый аның балачагын искә алса, көрәш федерациясенең башкарма директоры аның белән бил алышкан чорларны сагынып телгә алды. Шунысын да әйтик, Ирек Мөхәммәтшинга һәм үзенә татарча көрәш өлкәсендә беренче адымнар ясарга булышкан тренеры, Күәм урта мәктәбе укытучысы Булат Абдуллинга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды ул. Шунда ук мәктәпнең ул чордагы директоры, инде мәрхүм Мөхәммәтҗан Әхмәтовны да ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алды.
Кагыйдәләр һәм турнир таләпләре белән танышканнан соң, ул башланып китте. Бик кискен барды ул. Кабат Ирек Мөхәммәтшин сүзләрен куллансак, монда Россия һәм Татарстан чемпионнары да бил алышты.Чынлыкта, Татарстан беренчелегеннән әллә ни ким булмагандыр ул. Чөнки турнирга республиканың иң көчле командаларыннан тыш, күрше Мари Эльдән дә килгәннәр иде. Әйтергә кирәк, осталык ягыннан барысына да сокланырлык иде...
Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев