Җиңел атлетика буенча бәйге Каенсар урманында узачак
спорт

Җиңел атлетика буенча бәйге Каенсар урманында узачак

Уку елы белән бергә башланып киткән спартакиада бәйгеләре ахырына якынлаша.

Соңгы бәйге – җиңел атлетика буенча һәм ул Каенсар урманында узачак. Бу хакта Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте. “ Совет мәктәбендә укучылар хәтерлидер, 19 май- пионер туган көн буларак билгеләп үтелә иде. Олы Мәңгәр мәктәбенең матур традициясе дә бар иде – бу көнне ел саен Каенсарга төшеп, спорт ярышлары оештырыла иде.Әнә шул матур традицияне кире кайтарасы иде. Быел 19 майда мәктәпләрдә укучы спортчыларыбызны бирегә җыябыз.


Нет комментариев