Каенсар урманында урнашкан чаңгы базасында «Сәламәтлек киче» дип исемләнгән чара узды
Бу кичтә Каенсар урманы чаңгы спортын үз итүче укучылар һәм аларның шат авазлары белән тулы иде.
Олы Әтнә урта мәктәбенең 1-5 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Каенсар урманында урнашкан чаңгы базасында "Сәламәтлек киче" дип исемләнгән бик матур чара булып узды.
Бу кичтә Каенсар урманы чаңгы спортын үз итүче укучылар һәм аларның шат авазлары белән тулы иде. Чара барышында яшь чаңгычыларыбыз үзара җитезлектә көч сынаштылар. Әти -әниләр һәм укытучылар исә катнашучыларга көч биреп тордылар.
Ярыш ахырында һәрбер катнашучы һәм җиңүчеләр иганәчеләр бүләге, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Әлеге чара кичке урманның саф һавасын сулап сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, чаңгы спортына карата мәхәббәт тәрбияләүгә һәм "укучы- мәктәп- әти-әни" бердәмлеге эшчәнлеген тагын да ныгытуга җирлек булып торды.
“Яшьләр һәм балалар” милли проекты — ул яшь буынның тулы канлы үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән стратегик инициатива. Проектның төп максаты — һәр яшь кешегә үз потенциалын ачу, сәләтләрен үстерү һәм җәмгыять тормышында актив катнашу мөмкинлеге бирү. Бу максатка ирешү өчен, проект берничә юнәлешне үз эченә ала, шул исәптән белем бирү, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өлкәләрендә чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев