Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Каенсар урманының Сабантуй мәйданында “Ел нәтиҗәләре-2024” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде

Әлеге чара барлык чакырылган кунаклар, районыбызның физик культура укытучылары, балалар өчен күңелле ял итү чарасы булды.

Каенсар урманының Сабантуй мәйданында, инде матур  традициягә әверелгән  спорт мәктәбенең ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максаты белән  “Ел нәтиҗәләре-2024” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Бәйрәм чарасының тантаналы өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы башлап җибәрде. Әлеге чарада, спорт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, спортка битараф булмаган балалар, Әтнә спорт мәктәбенең данын күтәреп Республика күләмендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясаган укучылар һәм аларның тренер-укытучылары бүләкләнде. Шулай ук спорт мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләргә Идрисова Гөлгенә Тәлгать кызына, Хәбибуллина Лидия Марс кызына, Зарипова Эльмира Азат кызына, Хәсбиуллин Инсаф Ильфар улына һәм спорт ярышларын үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләребез Сибагатуллин Алмаз Мәсхүт улына, Хәҗиев Камил Шамил улына, Хисмәтуллин Илназ Илдар улына Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук 2023-2024 нчы уку елында мәктәп укучылары арасында узган XVIII Спартакиады ярышларына нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә, 211 очко белән Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе 1 урынга, 198 очко белән Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе 2 урынга, 189 очко белән Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп белем  мәктәбе 3 урынга чыктылар  һәм алар бүләкләү сертификатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм чарасы бер-бер артлы укучылар өчен әзерләнгән уеннар белән бәйләнеп барды. Теләге булган укучылар физкультура-спорт комплексы ГТО нормаларын тапшырып карап үзләренең физик сыйфатларын тикшереп карадылар.

Әлеге чара барлык чакырылган кунаклар, районыбызның физик культура укытучылары, балалар өчен күңелле ял итү чарасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев