Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Хоккей кызганнан-кыза

Континенталь хоккей лигасы клублары хәлиткеч уеннарны дәвам итә.

Хәлиткеч дибез, чөнки җиңелгән команда медальләр өчен көрәштән төшеп кала. Тик, шунысы бар, уеннар сериясе 4 җиңүгә кадәр бара.

"Көнбатыш" конференциясендә "ЦСКА" да, "СКА" да көндәшләреннән 4:0 исәбе белән өстен чыктылар. Ә менә Финляндиянең "Йокерит" клубы көндәшен 4:2 исәбенә җиңде. Әгәр дә бүген җиңү яуласа, бу клубларны Мәскәү "Динамо"сы да тулыландырачак.

"Көнчыгыш" конференциядә көрәшне, көндәшләрен шулай ук 4 тапкыр откан Казан "Ак Барс"ы, Казахстан "Барыс"ы, Уфа "Салават Юлаев"ы һәм Новосибирскның "Сибирь" командалары дәвам итә.

Плей-офф уеннары дәвам итә.

Фотода КХЛ уеннарыннан ким булмаган бәйгеләр белән сокландырган районыбыз хоккейчылары. Газетабыз архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев