Комыргуҗа мәктәбе укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар
Сынауларын тапшырган һәр укучы яхшы энергия һәм уңай кәеф алды.
18 нче апрель көнне "Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Укучылар сынауларны тапшырып үзләренең физик сыйфатларын сынап карадылар һәм алга таба үтәгән нормаларын тагы да яхшыртуны үзләренә максат итеп куйдылар. Гомумән, ГТО сынауларын тапшырган һәр укучы яхшы энергия һәм уңай кәеф алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев