Күәмнәр хоккей уйнады
спорт

Күәмнәр хоккей уйнады

22 февральдә, Күәм авылында, авылдашлары – Чернобыль АЭСы һәлакәте корбаны Реваль Низамов һәм авылның хоккей спортын үстерүгә зур өлеш керткән һимаяче Рөстәм Хәбибуллин истәлегенә хоккей ярышлары узды.

Ярышның төп оештыручылары  – Рәдиф Сабитов , авыл яшьләре, Күәм мәктәбенең физкультура укытучысы Булат абый Зарипов.

Күәм авылыннан 4 хоккей командасы оештырылган. Беренче класс укучысыннан башлап, чәчләренә чал йөгергән агайларга кадәр бар.

«Дүрт командадагы уенчыларның һәркайсы минем укучыларым»,- дип горурлана Булат абый. Горурланырлык та шул.

Хоккей уенын карарга килгән җанатарлар – Кышкы сабантуй хәтерләтә. Халык шулкадәр күп.

Килгән кунакларга, җанатарларга ике зур казан асып плов, күп итеп шашлык пешерделәр. Барысы да  телеңне йотарлык тәмле, бөтен нәрсә уйланылган, чәе, каһвәсе, плов-шашлыклары – барысы да иганәчеләр тарафыннан бушка. Авыл халкы аларга олы хөрмәтен, зур рәхмәтен җиткерә.

Шундый зур бәйрәм оештыручыларга савап булып, Рөстәм һәм Реваль абыйларның рухларына дога булып ирешсен иде.


Нет комментариев