Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе укучыларына ГТО аерымлык билгеләре тапшырылды

Аерымлык билгесен тапшыру – илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәүче һәр кеше тормышында әһәмиятле вакыйга.

Әтнә районының Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе укучыларына “Хезмәткә һәм яклауга әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы таныклыкларын һәм аерымлык билгеләрен тапшыру тантанасы үтте. 
     Барлык укучылар да нормативларны уңышлы тапшырдылар.  Шуны да онытмаска кирәк:  ГТО комплексының аерымлык билгеләре булу югары һәм урта белем бирү уку йортлары тарафыннан укырга кергәндә исәпкә алыначак.

     Хөрмәтле райондашлар! Әтнә муниципаль районының тест тапшыру үзәге сезне ГТО комплексы нормаларын үтәүдә актив катнашырга чакыра. 
     Белешмәләр өчен телефон номеры: 2-10-21
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев