Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Кызлар да, егетләр дә туп типте

“Ашыт” мәдәният һәм спорт комплексында традицион бәйге узды.

МФЛ (мәктәп футбол лигасы – ШФЛ) берничә ел элек Россия футбол союзының “Мәктәптә – футбол” исемле проектының бер элементы буларак туды. Ул, башкача әйтсәк, мәктәп футбол лигасы.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Максаты – Федераль проект кысаларында укучыларның актив хәрәкәтен арттыру һәм физкультура дәресләрен тагын да тулыландыру. Ул ике дисциплинада уза – анда футзал һәм мини-футбол буенча көч сынашалар. Бу укучыларга ел әйләнәсендә туп тибү мөмкинлеге бирә
Шунысы кызык, МФЛның беренче Бөтенроссия ярышлары 2023 елның сентябрендә үк уза һәм анда Россиянең 65 тө­бәгеннән 1200 укучы катнаша.
“Ашыт”тагы бәйгегә килсәк, ул мәгариф бүлеге һәм спорт мәктәбе тарафыннан уздырылды.  Бәйге барышын күзәтеп, оештыручыларның берсе – мәгариф бүлеге методисты Айнур Җәләлиевтән сораштык. Бер уңайдан аның бәйге турында сөйләгәннәрен газетабызның социаль челтәрләрендә видеоязмадан карап та белә аласыз.
– Традицион МФЛ ярышлары старт алды. 
Уеннар бик күңелле уза. Бәйге ике яшь төркемендә, шулай ук кызлар һәм яшүсмер егетләр арасында үтә, – диде ул.
МФЛ – мәктәп эчендә башланып, Бөтенроссия финалы белән төгәлләнүче күп этаплы ярыш ул. Былтыр футзал буенча – 21890 һәм мини-футболда 23331 команда катнашты.
Ә “Ашыт”та 6 апрель көнне 2012/2013 елгы укучы кызлар ярышты. Биредә 4 команда катнашты. Киеренке бәйгедә I урынны Күлле Киме мәктәбе кызлары яулады. Аннан соңгы урыннарны Олы Әтнә һәм Яңа Шашы мәктәбе командалары алды.
Икенче көнне эстафетаны 2012/2013 елгы яшүсмер егетләр кабул итте. Бу юлы 8 мәктәп командасы көч сынашты. Нәтиҗәдә Олы Әтнә урта мәктәбе командасы җиңү яулады. II урынны Олы Мәңгәр мәктәбе командасы алды. Күңгәр мәктәбе командасы III урында булды.
Бәйге 2014/2015 ел­гы яшүсмер егет­ләр уеннары белән дәвам итте. Бу юлы бәйгедә 4 команда катнашты. 
Урыннар түбәндәгечә булды:
I урын – Комыргуҗа урта мәктәбе;
II урын – Күңгәр урта мәктәбе;
III урын – Күлле Киме мәктәбе.
Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә үз төркемнәрендә җиңеп чыккан командалар бәйгенең киләсе этабын зонадагы ярышлар белән дәвам итәчәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев