Миңгәр Сабантуе мәйданчыгында традицион шахмат-шашка ярышы үткәрелде
Әлеге зур бәйгедә безнең Әтнә районы шахмат-шашка сөючеләре: Ирек Сабиров, Әлфия Закирова, Лилия Хәйретдинова катнашты.
16 августта Саба районының Миңгәр Сабантуе мәйданчыгында Мидхәт Миңнәхмәт улы һәм Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов истәлегенә багышланган традицион шахмат-шашка ярышы үткәрелде.
Турнирны “Саба Арена” спорт мәктәбе оештырды. Бәйгене ачу тантанасында Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, “Саба Арена” спорт мәктәбе директоры Артур Баһманов катнашты. Әлеге турнирда республикабызның Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Биектау районнарыннан шахмат-шашка сөючеләре килгән иде.
Ярышлар башланганчы уенчылар Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар каберенә зыярәт кылды.
Әлеге зур бәйгедә безнең Әтнә районы шахмат-шашка сөючеләре: Ирек Сабиров, Әлфия Закирова, Лилия Хәйретдинова катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләренә килгәндә, двоеборье, шашка-шахмат буенча безнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров 2нче урын алды. Шахмат номинациясендә хатын-кызлар төркемендә әтнәле Закирова Әлфия – 3нче урында. Шашка номинациясендә хатын-кызлар төркемендә тренерыбыз Хәйретдинова Лилия – 3нче урында. Җиңүчеләргә диплом, медаль, акчалата бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш катнашучыларга истәлек бүләкләре дә бирелде.
- Бик югары дәрәҗәдә, бәйгенең бар нечкәлекләрен исәпкә алып оештырылган иде очрашу. 7 партия шахмат, 7 партия шашка уйнадык. Без ярыштан зур канәгатьлек хисе белән кайттык, ди газета укучыларыбызга яхшы таныш шахмат тренеры Лилия Салих кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев