Олы Әтнә һәм Олы Мәңгәр мәктәпләре күчмә кубокка ия булдылар
спорт

Олы Әтнә һәм Олы Мәңгәр мәктәпләре күчмә кубокка ия булдылар

16 нчы май көнне Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVII Спартакиада кысаларында мини-футбол буенча ярышлар булып узды.

Ярышта техникум командасы  һәм гомуми белем бирү мәктәпләреннән 11 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында урыннар түбәндәгечә:

1 урын - Олы Әтнә мәктәбе;

2 урын – техникум;

3 урын – Күәм мәктәбе.

Төп гомуми белем мәктәпләре арасында урыннар түбәндәгечә:

1 урын - Олы Мәңгәр мәктәбе;

2 урын – Күшәр мәктәбе;

3 урын – Күлле-Киме мәктәбе.

      Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнде. 1 урынны алган командалар күчмә кубокка ия булдылар.

 


Нет комментариев