Саба командасы җиңде
спорт

Саба командасы җиңде

Яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты Ватан батырлары көне уңаеннан, махсус хәрби операция зонасы батырларына багышлап, мини-футбол буенча ачык турнир уздырды.

Катнашучылар күплеге генә түгел, «Ашыт» спорт һәм мәдәният үзәгенә орден-медальләрен чыңлатып килгән СВОдан ялга кайткан ир-егетләр, әфганчылар чараның үзәгендә булдылар. Афәрин, оештыру бик яхшы югарылыкта иде.

Катнашучыларга килсәк, биредә күрше-тирә районнар гына түгел, әйтик, РКБдан да команда килгән иде. Ахыр чиктә урыннар түбәндәгечә булды.

Байлар Сабасы командасы 1 урынны яулады.

Үзебезнең Күәм командасы 2 урынны алды.

Марий-Эл республикасының Бәрәңге командасы 3 урынга лаек булды.

4 урынны Биектау районы командасы алды.


Нет комментариев