4 апрель көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча районара шәхси турнир узды.

Турнирда Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Арча, Мамадыш районнарыннан һәм Чувашия Республикасыннан 300 дән артык кеше катнашты.
Безнең спорт мәктәптән Әхәтова Адилә Марат кызы 2 нче урынны алды.
Барлык катнашучылар да призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Турнирда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!
Нет комментариев