Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Спартакиада уеннарына йомгак ясалды

Ноябрь аенда башланган оешмалар арасында спартакиада уеннарына 1 июнь көнне йомгак ясалды.

Табигатьнең гүзәл почмагында 12 команда спартакиаданың иң соңгы уены җинел атлетика буенча көч сынаштылар. Йөгерү, туп ату, ераклыкка сикерү, эстафета, канат тарту. Бу уеннарның иң кызыклысы канат тарту булды. Монда һәр оешма үзенең командасы өчен чын күңелдән җан атты.  Спартакиада уенарында беренче урынга Спорт мәктәбе, икенче урынга Мәгариф бүлеге, 3 урынга Олы Әтнә мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге, 4 урынга район шифаханәсе лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев