Әлеге фикерне танылган спортчылар авызыннан еш ишетергә туры килә. Чыннан да, спортта медальләр һәм рекордлар соңрак килә, ә нигезе – ул даими шөгыльләнү, һәрвакыт үсештә булу һәм үз-үзеңне җиңү теләге.
Районның спорт мәктәбе директоры Ринас Сафин белән районда спорт өлкәсендәге уңышлар, алга куелган планнар, борчыган мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Ринасның спорт мәктәбе директоры булып эшли башлавына бары тик бер генә ел. Шулай булса да ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, җаны-тәне белән әлеге өлкә белән җенләнеп үскән егет. Районыбызның данлыклы спортчысы, физкультура укытучы Мансур абый Сафинның улы.
— Ринас, иң элек сөйләшүебезне волейболчы егетләребезнең уңышларыннан башлыйк әле.
— Татарстан беренчелегенә Теләче районында волейбол ярышлары узды. Анда безнең 2012-2013 елгы егетләребез үзләренең биш командадан торган төркемнәрендә җиңү яулап, ярымфиналга, Кукмараны отып финалга чыктылар. Һәм турнир хуҗаларын җиңүгә ирештеләр — чемпион булдылар. 2012-2013 елгы кызларыбыз да Зәй районында булып кайттылар, тик кызларыбыз әле акрынлап волейбол уеннарына кереп кенә баралар дисәк тә буладыр. 2014-2015 елгы яшүсмерләр Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан беренчелеге ярышларында катнашып, беренче урынны алдылар. Волейболчы егетләрнең тренерлары —Нәкыйп абый Мәгъсүмов.
— Тренерлар турында сүз чыккач, сорамый кала алмыйм. Тренерлар җитмәү проблемасы сездә дә бармы?
— Кызганычка каршы, бар. Безнең спорт мәктәбендә биш юнәлеш. Болай безнең тупланган ул. "Шулай да без "Земский тренер«га бер вакансия туплап куйдык. Бер егетне алырбыз дип торабыз. Ул үзе көрәшче булган, Биектау районыннан. «Земский тренер» вакансиясе белән эшкә кергәч, биредә биш ел эшләргә тиеш була. Аннары көрәш буенча ике тренер булачак. Көрәш дигәннән шуны әйтеп узасы килә. Махсус әти-әниләрне чакырып, «Ачык дәресләр» көне уздырдык. Нигәдер әти-әниләр бу спорт төреннән куркып калалар. Әмма куркып калмаска кирәк. Чөнки тренировка вакытларында яшүсмерләр үзләренең гәүдәләрен контрольдә тотарга өйрәнәләр.
— «Ачык дәресләр» һәр юнәлештә дә узамы?
— Әйе. Декабрь аена кадәр графигын эшләдек. Әти-әниләргә килеп, балаларының ничек итеп шөгыльләнүләрен карау мөмкинлеге булачак.
— Ринас, биш юнәлеш, дип әйтеп киттегез. Санап үтсәгез иде.
— Волейбол, футбол, йөзү, шахмат һәм көрәш. Һәм элегрәк булган бадминтон юнәлешен дә кабат торгызып җибәрергә уйлыйбыз. Фаил абый Гәрәев эшне башлап җибәрде. Балаларны да, олыракларны да җәлеп итәргә уйлыйбыз. Һәм ярышларда да катнашырга исәплибез. — Элегрәк мәктәпләрдә спорт мәктәбенең түгәрәкләре эшли иде.
Әле дә бармы алар?
— Әйе, бар. Мәсәлән, шахмат түгәрәге. Лилия Хәйретдинова — Бәрәскә, Күәм мәктәпләренә, Әлфия апа Закирова Комыргуҗага бара. Моннан тыш, Фаил абый Гәрәев — Күлле Киме, Олы Мәңгәрдә түгәрәкләр алып бара. Көрәш түгәрәкләре Комыргуҗа һәм Күңгәр мәктәпләрендә. Шулай да без балаларны спорт мәктәбенә чакырырга тырышабыз. Кызганычка каршы, кайбер авылларда балалар саны бик аз. Шуңа күрә дә, төрле ярышлар үткәрергә уйлаган очракта, авырлыклар туа.
— Район үзәгендә яңа спорт мәйданчыклары да төзелде. Алар турында да әйтеп узсагыз иде?
— «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәге артында ГТО мәйданчыгы булдырылды. Анда райгаз оешмасы иң беренче булып ГТО нормативлары тапшырды. Алга таба башка оешмаларны да җәлеп итәргә исәп. Футбол мәйданчыгы булдырылды. Матур көннәрдә мәктәпләргә анда кереп уйнау мөмкинлеге булдырылды. Шулай ук пляжлы волейбол мәйданчыгы яңартылды. Хоккей мәйданчыгы да бар. Узган ел кар күп булу сәбәпле, халыктан тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. Шулай да көчебездән килгәнчә, мәйданчыкны чистартып тордык.
Шуны да әйтеп узасым килә, бүгенге көндә спортны үстерүдә безгә ярдәм итеп торган химаячеләребез дә бар: Карен Барсегян, Камил Хаҗиев, Хәлил Хәбибуллин, Илназ Хисмәтуллин, Ләйсән Гыйбадуллина, Алмаз Сибагатуллин, Реваль Галәүтдинов. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Аларның ярдәменнән башка берничек тә булмый. — Бүгенге көндә спорт мәктәбе матур гына эшләп килә.
Алга таба нинди планнарыгыз бар?
— Дөресен әйтергә кирәк, безнең район зур түгел. Шулай да, кечкенә район булсак та, бездән дә чемпионнар чыккан. Алар күп түгел, шулай булса да, алар бар. Тренерларыбыз да тырышалар. Максатыбыз да күбрәк уңышларга ирешергә тырышу.
— Спорт һәм сәнгать юнәлешләре бүгенге көндә балаларны телефоннан азрак аерып тору өчен менә дигән мөмкинлек инде.
— Дөрес әйтәсез. Бөтен кеше дә спортчы да, артист та була алмый. Әмма бу юнәлештә шөгыльләнгән балалар кыюрак, үткенрәк булалар. Үз фикерләрен әйтергә курыкмыйлар.
— Районда бассейн булу да балалар өчен бик зур мөмкинлекләр ачты дияргә мөмкинме?
— Әлбәттә. Йөзүчеләребезнең уңышлары да күп. Ярышлар үзебездә дә узды. Быел да көтелә. Спорт белән шөгыльләнергә уйлаган кешеләр өчен мөмкинлекләр бар районда. Каенсар урманында чаңгы базасы эшләп килә. Һәркемне спорт мәйданчыкларына чакырабыз.
— Җавапларың өчен рәхмәт, Ринас. Уңышлар сезгә.
Нет комментариев