Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Тарихта беренче тапкыр Россия чемпионы булган УНИКС клубын Рөстәм Миңнеханов котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә тарихта беренче тапкыр баскетбол буенча Россия чемпионы булган УНИКС клубын котлады. Ул бу турыда телеграм-каналында язды.

«Молодцы! Чемпионнар!» — дип язды Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан командасының кочаклашкан спортчылары фотосын да куйды.

УНИКС спортчылары баскетбол буенча ВТБ бердәм лигасын беренче тапкыр отты. Алар финал сериясе матчында Казанда уйнады һәм Краснодарның «Локомотив-Кубань» клубын  98:89 хисабы белән җиңде.

Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tarixta-berence-tapkyr-rossiya-cempiony-bulgan-uniks-klubyn-rostam-minnexanov-kotlady-5871095

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев