Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Укытучыны искә алдылар

Бәрәскәдә якташлары, күп еллар дәвамында Олы Әтнә мәктәбе директоры булып эшләгән Илсур Дәминовны искә алып, волейбол буенча ярыш үткәрделәр.

Хәтерлисездер, күп еллар дәвамында, мәрхүмнең туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен кунакка чакырып, Олы Әтнә урта мәктәбе спорт залында үткәрделәр бу бәйгене. Бирегә күрше республика, өлкәләр һәм районнан да киләләр иде.

 Әлбәттә, ярышны оештыру­чыларның берсе – янып йөрүче, барысы артын­нан да чабучы һәм мәй­данчыкта туп чөю­дә дә иң яхшы уенчы Нәкыйп Мәгъ­сүмов иде.

Әле бер генә җирдә дә узмады, мәктәп спорт залыннан тыш, икенче төркемдә чыгыш ясаучылар “Ашыт” спорт һәм мәдәният үзәгендә дә волейбол уйнадылар. Соңгы еллардагы вәзгыятьләр, маска киеп йөрергә мәҗбүр булулар, бу бәйгене, ничектер, икенче планга калдырдылар. Шөкер, биш елдан соң кабат узды.

35 яшьтән өлкәннәр арасында, ике төркемдә 6 команда ярышты. Бәйге алдыннан юнармиячеләр флаг алып керде, ә гимнны залдагылар барысы бергә башкардылар. Бәйгегә мәрхүмнең улы Ирек, энесе Нәүфәл дә килгән иде. Киеренке уеннар, тир аша яуланган аерым эпизодлар нәтиҗәсендә җиңүне Яңа Шашы командасы яулады.

Аннан соңгы урыннар түбәндәгечә булды:

II урын – Бәрәскә-1 командасы,

III урын – Олы Әтнә командасы,

IV урын – Бәрәскә - 2 командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев