спорт

Волейбол ярышлары булып узды

2023 нче елның 07 апрелендә АШЫТ мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVII Спартакиада кысаларында төп гомуми белем мәктәпләре арасында волейбол ярышы булып узды.

Ярышта барлыгы 94 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 
кызлар арасында:
1 урын – Олы Мәңгәр мәктәбе; 
2 урын – Яңа Шашы мәктәбе; 
3 урын – Күлле-Киме мәктәбе; 
егетләр арасында: 
1 урын – Күшәр мәктәбе; 
2 урын – Күлле-Киме мәктәбе; 
3 урын – Яңа Шашы мәктәбе. 
Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота, медальләр, 1 урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев