Хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә Бәрәскә мәктәбендә волейбол ярышы узды
Ярышта 4 команда: мәктәп укучылары, Бәрәскә - 1, Бәрәскә - 2, Ветераннар командасы катнашты.
Хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан физик тәрбия фәне укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмов мәктәптә волейбол ярышы уздырды.
Ярышта 4 команда: мәктәп укучылары, Бәрәскә - 1, Бәрәскә - 2, Ветераннар командасы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Бәрәскә - 1 командасы I урын, укучылар - II урын, Бәрәскә - 2 командасы III урынны яулады.
Уенчыларны чын күңелдән котлыйбыз.
Хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Сабирҗанов Фәрит улы Фирзәргә истәлеккә статуетка тапшырылды.
Волейбол ярышы, берләштерүче мәйдан буларак, төрле буыннарны, төрле социаль төркемнәрдән кешеләрне бергә җыйды. Мәктәп укучылары, авыл яшьләре һәм ветераннар бергәләшеп, спорт дөньясына чумдылар. Бу очрашулар яшь буын өчен хезмәт ветераннары, хәрбиләр белән аралашу, аларның тормыш тәҗрибәсеннән өйрәнү мөмкинлеге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев