Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Зеленодольск шәһәрләрендә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ЗМР спорт мәктәбе беренчелеге узды

Алга таба да уңышлар һәм көрәш келәмендә яңа җиңүләр телибез.

20 декабрьдә Зеленодольск шәһәрендә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ЗМР спорт мәктәбе беренчелеге узды. "Танеф" компаниясе призларына оештырылган әлеге турнир махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә багышланды. Ярышка бик күп яшь көрәшчеләр үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Безнең Әтнә районының көрәшчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 45 кг га кадәр авырлык категориясендә Хәкимов Риназ алтын медаль яулады, 55 кг га кадәр авырлык категориясендә Наимов Абдуллах көмеш медаль яулады, Рәхимов Рәсил 32 кг га кадәр авырлык категориясендә өченче урынны яулады.

Барлык катнашучыларны һәм ярышта җиңүчеләрне котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев