Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кыяр белән дөгедән пудра

Кыяр күпләп үскән чор, файдалана беләбезме?

Кыяр согы– бит тиресен чистарту өчен иң идеаль чара. Ул тирене шулай ук майлылыктан да коткара.

Кыярдан маска. Нечкә генә итеп түгәрәкләп туралган кыяр телемнәрен 20 минутка биткә һәм декольте өлкәсенә куеп чыгарга, өстенә киҗе-мамык салфетка капларга (кыяр вакытыннан алда кибеп китмәсен өчен).

Майлы тире өчен кыярдан тагы да бер рецепт – пудра. Ул бит тиресенең майлы ялтыравыннан гына коткарып калмый, шулай ук дәвалау эффектына да ия.

Кыяр белән дөгедән пудра битнең артык майларын үзенә сеңдерә, шул ук вакытта тиренең поралары тыгылып калмый, киресенчә, аннан (поралардан) пычракларны һәм майларны “суырып” ала, шул рәвешле камедоннар (тиредәге кара ноктачыклар) барлыкка килүне киметә.

Кыяр белән дөгедән пудра. Киптерелгән кыяр орлыкларын вакларга һәм дөге оны белән тигез микъдарда алып бутарга. Бу масканың уңайлылыгы аны озак саклап булуда.

Чыганак: http://omet-rb.ru/222

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать шифаханәсе