Әтнә районында полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен җирле адәм хөкем ителде
Суд залыннан

Әтнә районында полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен җирле адәм хөкем ителде

Әтнә район суды 48 яшьлек Эрнст Хөсәеновка карата хөкем карары чыгарды.

Ул хакимият вәкилен ачыктан-ачык мыскыл итүдә һәм полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепле дип табылды (РФ Җинаять кодексының 319 маддәсе һәм 318 маддәсенең 1 өлеше). 2026 елның 27 февралендә Хөсәенов исерек хәлдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелә.

Анда ул җәнҗал куптара, медперсонал барында цензурасыз рәвештә участок инспекторын мыскыл итә, ә аннары аның аякларына ике тапкыр тибә. Суд бу очракта гаепне киметә торган хәлләрне – гаепне тануны, үкенүне, гаепләнүченең әнисенең һәм абыйсының инвалидлыгын исәпкә алды.

Әмма җинаятьләрнең рецидивы һәм аны исерек хәлдә кылу авырайта торган шартлар дип танылды. Хөсәеновка 1 ел 7 айлык сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнде.

Моннан тыш, суд аны наркоманиядән дәвалану узарга һәм даими рәвештә җинаять-үтәү инспекциясенә теркәлүгә килергә мәҗбүр итте. Хөкем карары законлы көченә кермәде әле һәм аңа дәгъва белдерергә мөмкин.


Нет комментариев