Әтнәле 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде
Алкаголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт руле артына утыручылар кимеми.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепләнгән С.Г.Әхмәтов суд утырышына килмәде. Шулай да ул гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә административ штрафка тартылды, 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев