Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Көн саен караңгы төшкәч...

Кичләрен бакчагыздагы хәрәкәтне күзәткәнегез бармы?  Булмаса бер күзәтегез әле.

Кичке бакча гына түгел, кичке урам да хәрәкәткә бай. Монда без көндез күрмәгән керпеләр хәрәкәткә килә. Этләрне әйткән дә юк. Ары авылында яшәүче Фидаил Кадимов менә бу фотосын төшереп салган.

Кайсыгызның шулай якыннан керпене сөт эчкәндә фотога төшергәне бар. Аның өчен керпене сакларга, якларга кирәк. Үзен яратканнарын сизгәч кенә әнә шулай ягымлыга әйләнә бу энәле йомгак.

 

  • Көн саен дип әйтергә дә була,  караңгы төшкәч капка астыннан урамнан килеп керә бу керпе. Савытка салып сөт бирәбез,алмалар куябыз, безгә ияләнеп бетте инде, курыкмый да. Аны инде каравыллап утырмыйбыз, очраклы гына очрашабыз. Бу фотога төшергәндә дә рәхәтләнеп сөтен эчте. Табигать гаҗәпләндерә дә, сокландыра да...- ди Фидаил Нәҗип улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичке кунак