Әтнәнең тагын 400 гектар суктырасы бар
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 7 сентябрьгә биргән мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада тагын 135,7 мең гектарда, тиешлегә карата 9 процент җирдә бөртекле суктырасы калды.
Зәй районында ул тәмамланды. Әлки, Кайбыч һәм Әтнәдә 400 гектарда гына урып-җыясы калды. Татарстан буенча һәр гектардан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Балтачта - 34,9, Әтнәдә 34,7 ц/га...