Әтнә татар дәүләт драма театры «Гроза» спектаклен Мәскәүдә узачак «ГИТИС-фест » Халыкара фестивалендә күрсәтәчәк
5-30 апрельдә Мәскәүдә Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия Театр эшлеклеләре берлеге һәм ГИТИСның уртак проекты «Твой шанс | ГИТИС-фест» Халыкара студентлар спектакльләре фестивале уза.
Әлеге фестивальдә катнашу өчен Әтнә театры да чакыру ала. "Безнең өчен көтелмәгән яңалык булды бу", - диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.
Әйдәп баручы театр мәктәпләрен берләштергән масштаблы форумда Россия югары уку йортларының 20 постановкасы (10 — Мәскәүнеке, 10 — төбәкнеке), шулай ук Халыкара кунакларның спектакльләре катнаша.
Фестивальнең халыкара программасы 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, анда Тунис, Чили, Бразилия һәм башка илләрдән театрлар катнаша. Смотр программасында — ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлаган (Евгений Каменькович остаханәсе) Анастасия Кудиярова куелышындагы «Гроза» спектаклен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 20 апрельдә күрсәтәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядән әлеге фестивальдә Әтнә театры белән Улан-Удэ театры гына катнаша. Чит илләрдән килгән театр коллективлары арасында Әтнә театрының да булуы үзе бер могҗиза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев